ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татар халык биюләре» темасына мәдәният хезмәткәрләре өчен онлайн мастер-класс.

2020 елның 15 мае, җомга

13 май көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучылары Мөбәрәкҗанова А.З. һәм Гарипова Г. М. zoom программасы  аша мәдәният хезмәткәрләре өчен ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татар халык биюләре» дигән онлайнмастер-класс үткәрделәр. Мастер-классның беренче өлешендә укытучылар катнашучыларны татар халык биюенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштырдылар. Икенче өлешендә Мөбарәкҗанова А.З. һәм Гарипова Г. М. «Кызларның борынгы шәһәр биюе» этюдын һәм «Егетләр»татар биюен күрсәттеләр һәм өйрәттеләр. Мастер-класста катнашучылар зур кызыксыну һәм тырышлык белән шөгыльләнделәр. Мондый материаллар мәдәният хезмәткәрләре өчен төрле чаралар оештыруда файдалы булыр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International