«Җиңү кулъяулыгы» бәйгесе

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Саба районы мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк  китапханә, җирле “Ак калфак” оешмасы, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты, "Сугышчан туганлык" Саба җирле бүлекчәсе белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, «Җиңү кулъяулыгы» бәйгесе үткәрде. 2020 нче елның 15 нче гыйнварыннан башланып киткән әлеге бәйге татар халкының мәдәниятен саклау һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылды.  Төрле авылларда чигү осталары тарафыннан 18 өйрәтү дәресе үткәрелде, 200 гә якын кулъяулык чигелде. “Яшьлегем хатирәсе син – чигүле кулъяулыгым”, “Без җиңүче буын дәвамчысы” номинацияләрендә татар халкының чигү традициясе, шул исәптән кулъяулык чигү тарихы, бүгенге көндә авылдашларын армиягә озатуны тасвирланган очерк, хикәяләр кабул ителде. 14 май көнне әлеге кулъяулыклар язгы чакырылышта иң беренчеләрдән булып армия сафларына китүче егетләргә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International