Карантин вакытында дистанцион уку белән беррәттән, Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары төрле интернет конкурсларда актив катнашалар. Кайбер читтән торып үткәрелгән конкурсларның нәтиҗәләре билгеле булды.
25 апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" бию коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А .З.) "Яңа вакыт" төбәкара фестиваль - конкурсында читтән торып катнашты. Жюри катнашучыларның видеоязмаларын карап, бәяләр куйды һәм фестиваль - конкурсның лауреатлары һәм дипломантларын билгеләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Яшьлек" бию коллективы 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
Шулай ук 25-30 апрель көннәрендә " NEXT.Поколение 2020 " халыкара фестиваль-конкурсы читтән торып үткәрелде.Әлеге конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары һәм "Яшьлек" бию коллективы катнашып, түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:
“Хореография” номинациясендә конкурс нәтиҗәләре:
- "Яшьлек" бию коллективы (җит.Мөбәрәкҗанова А. З.) - ГРАН-ПРИ;
«Халык уен кораллары " номинациясендә:
-"НАЗ" халык уен кораллары ансамбле (т.х.җ.«Авыл көе» ) (җитәкчесе Харрасов Р. С.) - 1 дәрәҗә Лауреат;
-"НАЗ" халык уен кораллары ансамбле (т.х.җ.«Бөрлегән» ) (җитәкчесе Харрасов Р. С.) - 1 дәрәҗә Лауреат;
-"НАЗ" халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Харрасов Р. С.) - "Иң яхшы костюмнар өчен" Дипломы ;
-Габизов Илсаф (җит.Харрасов Р. С.)-2 дәрәҗә Лауреат.
«Вокал» номинациясендә:
-"Тамчы” вокаль ансамбле ("Кәккүк моңнарын тыңларга" җыры белән) (җитәкчесе Харрасова Л. А.) - 1 дәрәҗә Лауреат;
-"Тамчы” вокаль ансамбле ("Халык җырларына микс" җыры белән) (җитәкчесеХаррасова Л. А.) - 2 дәрәҗә Лауреат;
Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!