Һәр елны 29 апрельдә дөнья күләмендә Халыкара бию көне билгеләп үтә. Әлеге бәйрәмне 1982 елдан ЮНЕСКО Халыкара бию берлеге гамәлгә куя. Ул “заманча балет атасы” - француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерра (1727—1810) туган көнендә билгеләп үтелә башлый. Бәйрәм барлык бию стильләренә багышлана. Бәйрәмнең төп идеясе – биюнең барлык юнәлешләрен бердәм сәнгать формасы итеп берләштерү. Ә бию көне кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына бердәм бию теле аша берләштерү булып тора.
Шул уңайдан, барлык бию укытучыларын һәм укучыларны, биюче һәм бию яратучы кешеләрне бәйрәм белән котлыйбыз, аларга сәламәтлек, һәр көн бу сәнгатьнең яңа чикләрен ачуларын, хыялланып яшәүләрен һәм йөрәктә бию энергиясе беркайчан да туктатып тормауларын телибез.