20-24 апрель көннәрендә татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицисты Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев («Тукай») ның туган көне якынлашу уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары укытучылары Галиева Эльвира Раеф кызы һәм Газизова Гүзәл Равил кызы белән берлектә бөек шагыйребезнең әкиятләренә багышлап рәсемнәр ясадылар. Балалар үз эшләрендә шагыйрьнең тормыш һәм ижат юлын, әкият геройларын сүрәтләделәр. Онлайн дәресләр булуга карамастан барлык укучылар да бик теләп күргәзмә өчен рәсемнәр ясадылар. Барлык эшләр дә ижади яктан матур, тырышып, күңел биреп башкарылган.