“Чернобыль – гасыр фаҗигасе” акциясенә кушылыгыз

2020 елның 18 апреле, шимбә

26 апрельдә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенең 34 еллыгы билгеләп үтеләчәк. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Бу фаҗигане бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте - чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде. Кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде.
 Хөрмәтле райондашлар! Без сезне #өйдәутырсаба,  #сабакитапханәсе, #чернобыль34 хештеглары куеп 20-26 апрель аралыгында  “Чернобыль – гасыр фаҗигасе” акциясендә катнашырга чакырабыз. Сезгә әлеге вакыйга турында мәгълүматлар язарга, рәсемнәр ясарга тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International