Агымдагы елның март аенда сольфеджио буенча Россия иҗат инициативалары лигасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "DoReMi" ("ДоРеМи") халыкара дистанцион олимпиада узды. Әлеге прект эченә
балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре, хореография училищелары, көллиятләр, югары уку йортлары укучылары һәм укытучылары, шулай ук аерым үзешчән башкаручылар, артистлар һәм рәссамнар өчен популяр һәм дәрәҗәле конкурслар кергән. Мондый иҗади ярышлар сәләтле балаларны ачыклау, аларның һөнәри хезмәтләрендә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Әлеге интернет-олимпиадага 5 нче сыйныф укучылары Мостафина Кәримә һәм Кәбирова Гөлназ (укытучылары Яхина Г.И.) эшләре җибәрелгән иде.
Бүген олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды:
- Мостафина К. А – II дәрәҗә Лауреат;
- Кәбирова Г. Ф. - III дәрәҗә Лауреат.
Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар телибез!