Саба районында коронавирусның беренче очрагы теркәлгән

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «10 кеше госпитальләргә озатылган, 11 кеше өендә дәвалана, авырулары җиңел формада уза», — диде ул.

Коронавирус табылган кешеләр: 18 яшькә кадәр — 1 кеше, 18-30 яшь аралыгында — 3, 30-50 яшьлекләр — 5, 50-60 яшь аралыгында — 4, 60-70 яшь аралыгында — 7 кеше. Тагын бер 70-80 яшь аралыгында өлкән кеше. «8 очрак читтән кертелгән, 13 очрак якыннары белән контакттагылар. 8 кеше Казаннан, 5 кеше Чаллыдан, 2 кеше Лаеш, Тәтеш, Буа, Мамадыш, Азнакай, Саба, Балтач районнарында берәр кеше», — диде Лилия Галимова.

Республикада барлыгы 128 кешедә коронавирус диагнозы ачыкланган. 21 кеше сәламәтләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International