Саба балалар сәнгать мәктәбе укучысы - "MUZA-2020" халыкара интернет-конкурсы призеры.

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрель көнне Казан шәһәрендә "MUZA-2020" инструменталь, вокал, театр һәм хореография сәнгатенең Халыкара интернет-конкурсы үткәрелде. Конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы уен кораллары бүлегенең  4 нче сыйныф укучысы Степанов Виталий (җитәкчесе Фатхуллин А.А.) башкаруында видеоязма тәкъдим ителде. Интернет-конкурс нәтиҗәләре буенча укучыбыз 1 дәрәҗә Лауреат дипломына ия булды . Степанов Виталий һәм аның укытучысы Фатхуллин Айдар Альберт улын җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International