Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды. Онлайн кабул итү мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аудио һәм видео форматта башкарыла, моның өчен микрофон яисә веб-камера булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гражданнарны читтән торып кабул итү өчен элемтә чараларын урнаштыру һәм алардан файдалану буенча җентекле инструкция эшләде, ул «Гражданнарны кабул итү» – «Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты» – «Онлайн кабул итү» бүлегендә урнаштырылды.
Инструкция нигезендә теркәлергә һәм почта адресына – agro@tatar.ru – чакыру җибәрергә кирәк.
Теркәлү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эш көннәрен инл итү турынңа» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указын үтәү йөзеннән 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәрге көннәр эш көннәре булмаган көннәр дип билгеләнде, Татарстанлыларга өйдән чыкмаска һәм үзеңне һәм якыннарыңны яклау буенча тәкъдим ителгән чараларны үтәргә кушылды.