ТАТАРСТАНДА КФҮ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ШАРТЛАРЫН ВАКЫТЛЫЧА ҮЗГӘРТӘ

2020 елның 27 марты, җомга

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күпфункцияле үзәкләр әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк, элек кергән запрослар буенча документлар кабул ителмәячәк.

Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «РФдә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә, короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефон номеры буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр.

Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында КФҮләрдә документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне вирустан саклау зарурлыгына бәйле. Бу көннәрдә КФҮнең шәһәр офислары көненә 1000гә якын кешене кабул итте. Хәзер килүчеләр саны 20% ка арткан.

Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр һәм өземтә алу кебек) алу өчен запросларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮләргә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International