Якты яз бәйрәме «Нәүрүз»

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Көн саен балкыган язгы кояшның юмарт нурлары һәм чиста зәңгәр күк йөзе безнең  кәефне күтәрә. Көннән-көн яз үз көченә керә бара. Ә аның белән бергә якты яз бәйрәме «Нәүрүз» килә. Кеше күңелендә: “Нәүрүз бәйрәме никадәр күңеллерәк булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмартрак булыр”, дигән ышаныч яшәп килә. Шуңа күрә бу көнне халык рәхәтләнеп күңел ачкан, яз килүенә куанган, сый-нигъмәтләр әзерләп, кунакка йөргән. Бу бәйрәм Кызыл-Мишә авылында яшәүчеләр өчен дә матур традициягә әверелде . 22 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз котлы булсын! дигән театральләшкән тамаша үткәрелде. Бәйрәмнең төп персонажлары Нәүрүзбикә һәм Кыш Бабай булды. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чара ахырында барлык катнашучыларны да Тимершык авыл җирлегенең матди ярдәм акчасына әзерләнгән  кайнар «Карга боткасы», коймак, тәм-томнар һәм хуш исле чәй көтә иде. “Нәүрүз” бәйрәме  катнашучыларда күтәренке кәеф һәм бәйрәм атмосферасы тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International