Тимершык авыл җирлегендә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" дип аталган юбилей медальләрен тапшыру

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч  акцияләрнең берсе-ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру узды.

6 март көнне Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары - икътисад бүлеге башлыгы М. М. Баһманов, Тимершык авыл җирлеге башлыгы А. Х. Хаҗиев  тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшырдылар, аларны котладылар, аларга яхшы кәеф, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр.

Безнең ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты. Аларның җилкәсе артында күпьеллык авыр хезмәт юлы. Аларның якты һәм матур балачаклары тормышның иң авыр чорларына туры килде. Балалар җилкәләрендә алар сугыш авырлыкларын кичерделәр һәм өлкәннәр белән беррәттән җиңү яуларга булыштылар. Ул авыр чорларны алар бүген дә  күз яшьләре белән искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International