“Җырлап үткән гомер!”

2020 елның 15 марты, якшәмбе

14 март көнне Шекше мәдәният йортында Фирдәүсә Назированың 70 еллык юбилеена багышланган “Җырлап үткән гомер!” дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрелде. Кичә «Саба чишмәләре» берләшмәсе белән берлектә оештырылды, юбилярны котларга күпсанлы дуслары, туганнары, күршеләре, хезмәттәшләре һәм «Зиләйлук» фольклор коллективы чыкты. Бик күп матур сүзләр, моңлы җырлар, шигырьләр һәм теләкләр яңгырады. 70 еллык гомерендә Фирдәүсә Кәбировна авылның да, районның да мәдәни тормышында актив катнашты, тамашачыларга музыкага һәм җырга булган мәхәббәтен җиткерә белде, шуңа күрә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чара Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Сәрдә авыл клубы мөдире белән берлектә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International