15 март көнне Казан шәһәрендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Халыкара татар мәдәнияте, музыка һәм сәнгать конкурсы узды. Конкурска Татарстанның төрле шәһәрләреннән катнашучылар җыелды. Катнашучыларны күренекле сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, ТР һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәрләре бәяләде. Саба балалар сәнгать мәктәбеннән «Инструменталь башкару» номинациясендә фортепиано бүлегенең 6 сыйныф укучысы Мифтахова Алинә ( укытучысы Зәйнетдинова З.З.) катнашып, II дәрәҗә лауреат дипломына ия булды. Укучыбызны һәм аның укытучысын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!