Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем туган илем-Татарстан» дигән темага әңгәмә-концерт узды.

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

10 март көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем туган илем-Татарстан» дигән темага әңгәмә-концерт узды. Музыка бүлегенең фортепиано һәм вокал сыйныфы укучылары өчен ТАССРның барлыкка килү тарихы, аның символикасы, күп милләтле мәдәнияте һәм биредә яшәүче халыкларның традицияләре турында әңгәмә үткәрелде. Чара ахырында укучылар ТАССР чоры композиторларының әсәрләрен башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International