8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты

2020 елның 9 марты, дүшәмбе

2020 елның 8  мартында, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Саба районының гүзәл затлары өчен район мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды. Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар иң яхшы коллективлар башкаруында яңгырады. Җыелган тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр. Котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Минниханов чыгыш ясады. Бәйрәм тулысынча хатын-кызларга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде, сәхнәдән берничә тапкыр яңгыраган рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга адресланган иде. Бүген бәйрәм концертында булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International