Республика күләмендәге “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы үз эшен дәвам итә. 4 март көнне укучылар “Нәфис сүз” номинациясендә үзара көч сынаштылар. Бәйгедә катнашучылар проза, поэзия әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Һәр чыгыш быелгы истәлекле даталар – Татарстан Республикасының 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Саба районы оешуга 90 ел тулу кебек вакыйгаларга багышланган иде.