Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә искә алу кичәсе узды.

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

25 февраль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен Нәҗмиев Тәлгать Самат улын искә алу кичәсе узды. Бу кичтә без язучының тормыш юлын һәм иҗатын искә алдык. Китапханәчеләр Нәҗмиевның фоторәсемнәре белән презентация, аның безнең китапханәдә булган китапларын күрсәттеләр. Хатын-кызлар кызыксынып тыңладылар һәм үз тәэсирләре һәм хатирәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International