25 февраль көнне Сабабаш авыл клубында ТАССР оешуга -100 ел,Саба районы оешуга -90ел тулу уңаеннан "Җыр моңнарым сиңа багышладым,газиз туган ягым"дип аталган концерт булып узды. Концертта өлкән яшьтәге,урта буын,яшь авылдаш үзешчәннәребез һәм Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Әлегә чарада төрле милләт биюләре һәм дә 80- 90 елларда популяр булган җырлар яңгырады. Йөрәкләргә үтеп керерлек гармун моңы,дәртле җырларны авыл халкы җылы алкышларга күмде.