"Солдат зирәклеге" күңел ачу яшьләр программасы

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

23 февраль көнне Олы Арташ авыл клубында, 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Солдат зирәклеге»дигән күңел ачу яшьләр программасы оештырылды. Бәйге ике команда арасында үткәрелде: «горурлык» һәм «батырлык». Командалар кыюлыкта һәм тизлектә, көч һәм җитезлектә, зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынашты. Конкурс биремнәре арасында җырлар яңгырады. Программа ахырында һәр катнашучы бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International