Саба районының мәдәният йортында район Советының хисап утырышы булып узды. Утырыш кысаларында район Балалар иҗат үзәге һәм Мәгариф учреждениеләре укучыларының эшләреннән торган күргәзмә оештырылды. Шулай ук монда «Saba Вalahoner» муниципаль проектының “Осталар йорты” һәм “Ветеринар” станцияләре эшчәнлеге дә күрсәтелде.