Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә портрет-кичә үткәрелде.

2020 елның 21 феврале, җомга

18 февраль көнне Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә, «Балкыш»тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен, танылган татар язучысы Каюм Насыйрига багышланган кичә-портрет үткәрелде. Кунакларга кыскача метражлы фильм һәм презентация күрсәтелде, анда танылган язучы музееннан фоторәсемнәр һәм видеоматериаллар тупланды. Кунаклар шулай ук Каюм Насыйриның үз куллары белән ясаган җиһазларының фоторәсемнәрен дә күрделәр. Ял итүчеләр язучының осталыгына сокландылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International