Явлаштау авылы мәчетенә 95 ел

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

       Саба районы Явлаштау авылы мәчете төзелүгә 95 ел тулды. 16 февраль көнне мәчетебезнең 95 еллыгын бәйрәм итәргә ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Хашимова Нурия Миннәхмәт кызы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан муниципаль шәһәре иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Мифтахов Фәрит Фәиз улы,  ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин ,  Саба муниципаль  районы башкарма комитетының  аппарат житәкчесе  Кәримов  Марат Рәшит улы,  Саба районы имам –мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов,   район җитәкчеләре, дин әһелләре, Явлаштау авылы халкы килде.  Мәчетебез  районда бердәнбер манарасы киселми калган иман йорты.  Ул Республикабызның “Мәдәни мираслар” исемлегенә кертелгән тарихи ядкәр булып исәпләнә.

Беренче иман йорт  1871 елда ук төзелгән була. 1924 елда көчле янгын чыгып, авылдагы 17 хуҗалык юкка чыга, ут телләре мәчетне дә читләтеп үтми. Әмма1925 елда авыл халкының тырышлыгы белән мәчет торгызыла, манарага ай куела. Биредә 30нчы елларга кадәр азан тавышы өзелми. Колхозлашу чоры башлангач, дин бетерелә, авыл мулласы Габделбәр хәзрәтне дә гаиләсе белән Себергә сөргенгә озаталар. Дин тыелган заманнарда да авылда иман бетми, авыл халкы качып посып булса да дини йолаларны башкара. Мәчет бинасы озак вакытлар клуб булып тора, аннары китапханә ролен дә үти. 1993 елда реконструкция ясалып, халыкны кабат иманга чакыра башлый.

      Чарада катнашучылар  бик эчтәлекле чыгышлар карадылар, яшь укучылар тарафыннан башкарылган дини сүрәләрне, кунак булып килгән ханымнарның мөнәҗәтләрен тыңладылар. Мәжлес, Явлаштау авылы мәчетендә намаз укыганнан соң, чәй өстәле янында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International