Саба районында әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханы көне

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

18 февраль көнне ,Россиякүләм акция кысаларында, Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.

Бу акциядә балалары чыгарылыш сыйныфында укучы 13 әти-әни катнашты. Чын имтихан шартларына якынайтып, катнашучылар “металлэзләгеч” аша уздылар. Әти-әниләр экзамен биремнәрен чыгарту барышы белән таныштылар.Һәр катнашучыга имтихан материаллары таратылып, бланкларны  тутыру буенча инструктаж үткәрелде. Әти-әниләр өчен имтихан 30 минут дәвам итте, чынында чыгарылыш сыйныф укучысы аны 3 сәгать 30 минут дәвамында яза. Биремнәр 11 сыйныф укучысы эшли торган форматта, ләкин күләме белән аерыла. Укучы 27 бирем үтәсә, әти-әниләр имтиханда 9 биремгә җавап бирделәр. Бу чарадан алар бик кәнәгать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International