«Әфганстан – мәңге төзәлмәс яра»

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

16 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Ватан тарихының героик һәм фаҗигале сәхифәләре белән таныштыру, хәрбиләрнең, Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү, һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерү, Ватанны саклауга әзерлек формалаштыру максатыннан, «Әфганстан – мәңге төзәлмәс яра» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде һәм презентация материалы тәкъдим ителде. Әфган сугышы геройлары истәлегенә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. 1982 елда Әфганстанда һәлак булган якташыбыз, Тенеки авылында туып-үскән Илгизәр Харисов турында әңгәмә үткәрелде. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International