2020 елның 11 февралендә Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе “Дуслык” клубына йөрүчеләр белән "Әфганстан – безнең хәтер һәм авырту" дигән темага әңгәмә үткәрде. Китапханәче Сафиуллина Алия Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган презентация күрсәтте. Шулай ук сугыш һәм анда хезмәт иткән солдатларның фрагментлары һәм сурәтләре күрсәтелгән видео ролик күрсәтелде. Китапханәче кунакларга Әфган сугышы турындагы хатирәләре белән уртаклашырга тәкъдим итте һәм аларга сораулар бирде. Кичә тыныч һәм уңайлы атмосферада үтте.