«Яшел ут-2020» республика конкурсының район этабы

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Саба бистәсенең  5 нче номерлы “Бэлэкэч” балалар бакчасында “Яшел ут - 2020” конкурсының район этабы узды. Конкурсның беренче этабын узып, икенче турга узган тәрбиячеләр балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча шөгыльләр күрсәттеләр. Тәрбиячеләр шөгыльләрдә үз эшчәнлекләрендә куллана торган метод һәм алымнар ярдәмендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрүтү  ысулларын күрсәттеләр.  Дәрәҗәле жюри әгъзалары тэрбиячеләрнең эшләрен бәяләп, төрле дәрәҗәдәге урыннар билгеләделәр. Саба бистәсенең  3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Сәйфетдинова Гөлшат Зөфәр кызы 1 нче урынга лаек булды. Һәр катнашучы диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International