Юлбат авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

4 февраль көнне Юлбат авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Юлбат авыл җирлеге башлыгы  Т.Р. Шамсиев  халык каршында 2019 нчы елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020 нчы елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Участок инспекторы Шигабиев Ф.Г. 2019 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Шулай ук җыелышта ТР Саба, Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше алып баручы дәүләт җитәкчесе, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкать улының “Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре”турында чыгышы, Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Ф.Ш., Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының Саба районындагы бүлек җитәкчесе М.М. Хузинның чыгышлары тыңланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International