Шәмәрдән балалар китапханәсе “Дети на войне” дип аталган мәгълүмат сәгате уздырды

2020 елның 7 феврале, җомга

7 февраль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйларга “Дети на войне” дип аталган мәгълүмат сәгате уздырды. Чараның максаты – үсеп килүче буында Ватанга карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү; тыныч-имин көннәрнең, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү иде. Чара барышында китапханәче Зарипова И.Х. балаларга Бөек Ватан сугышының ничек башлануы, сугышта балаларның күрсәткән батырлыклары, аларның күргән авырлыклары турында сөйләде, презентация күрсәтте. Чара азагында сугыш чорын чагылдырган мультфильмнар: «Солдатская сказка», «Василёк»,  «Воспоминание» күрсәтелде.

Тэги: Шемордан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International