Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның «Җиңү волонтерлары» һәм “Яшь армия” отрядлары активистлары “Блокада икмәге” дип аталган акция үткәрделәр. Активистлар катнашучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмати материаллар өләштеләр һәм әлеге чорда яшәгән халыкның батырлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук акция барышында “блокада икмәге” кисәкләре тәкъдим ителде.