22 гыйнвар көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман-2020” республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларны оештыручыларның ярдәмчеләре генә түгел, ә күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә булдылар.
Әлеге бәйгедә әйдаманнар төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең иҗади, оештыру сәләтләрен күрсәттеләр, үзләренең “уен багажы” белән уртаклаштылар. Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды, ә җиңүче дип Саба гимназиясеннән Вәлиева Алсу танылды. Ул безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.
Нәтиҗәдә, конкурста катнашкан барлык 6 әйдаман турында, "безнең отряд әйдаманнары кыенлыклардан курыкмый һәм теләсә нинди эшне башкарып чыга ала", дип ышаныч белән әйтергә була. Уңышлар сезгә, балалар! Сез булдырдыгыз!
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!