900 көн батырлык

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышының һәрбер көне күз яше һәм кан белән тулган, тик алар арасында аеруча фаҗигале мизгелләр бар. 872 көнгә сузылган Ленинград блокадасы шундыйлардан. Быел, 27 гыйнварда,  әлеге блокаданы өзүгә 76 ел була. Шул уңайдан  17 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “900 көн батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Авыр сугыш елларында Ленинград шәһәре ялгыз калмый, аңа бөтен ил халкы ярдәм итәргә тырыша, шул исәптән, Татарстан да. Әңгәмә барышында  Татарстан халкының Ленинград камалышы чорында үзеннән керткән өлеше турында  архив докуменларына нигезләнгән  презентация каралды,  утлы боҗра эчендә ач-ялангач калган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләргә ярдәм кулы сузу турында  сүз алып барылды. Чара  Хәтер һәм Дан елы, ТАССР ның 100 еллыгына багышланды. Китаплар күргәзмәсе оештырылды, стенгазета эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International