Балалар сәнгать мәктәбенең педагогик советы.

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

10 гыйнвар көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә 2019-2020 уку елының 1 яртыеллыгы өчен мәктәпнең методик, тәрбия эшчәнлегенә анализ ясау буенча  педагогик киңәшмә узды. Җыелышны мәктәп директоры Алмаз Зиннур улы ачып җибәрде, көн тәртибе белән таныштырып, балалар сәнгать мәктәбенең бүлек мөдирләренә уку-укыту эшчәнлегенә анализ ясау өчен сүз бирде. Аннан соң Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. һәм профсоюз рәисе Солтанов С. Н. чыгыш ясадылар. Киңшәмәдә шулай ук «Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментын планлы тикшерүгә әзерлек», «Электрон белем бирү буенча эш турында мәгълүмат» һ.б. мәсьәләләр каралды.  Җыелыш эшлекле шартларда үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International