Кызыл-Мишә мәдәният йортында - Яңа ел

2020 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

Яңа ел - ул иң көтеп алынган һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, сокландыргыч дип атыйлар. Яңа ел төнендә без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең чынга ашуын көтәбез. 30 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында  «Могҗизалы Яңа ел» дип исемләнгән бәйрәм бал – маскарады булып узды. Мәдәният йорты сәхнәсендә   барысын да матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде. Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенә кызыклы һәм бай эчтәлекле театральләштерелгән программа әзерләделәр. Бәйрәмгә җыелган тамашачыларны Яңа ел белән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. котлады, аларга исәнлек-саулык, эшләрендә, гаилә тормышында, шәхси эшләрендә уңышлар теләде. Бәйрәм кичәсенә Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, чын-чынлап күңел ачу башланды.   Кыш бабай белән Кар Кызы бик күп яңа ел бәйгеләре, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләрне призлар көтте. Кичә сюрпризлар һәм онытылмаслык биюләр белән тулы булды. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да күңелле музыка, әкият геройлары һәм чегәннәр чыгышы, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары аша  бер ел буена җитәрлек күңел күтәренкелеге һәм энергия алдылар. Яңа ел бәйрәме барысына  да әкияти тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисләре бүләк итте. Барлык начарлыклар да узып баручы елда калсын, ә барлык яхшылыклар һәм  изгелекләр  Яңа  елга аяк бассын. Барыгызга да бәхет, уңышлар, мәхәббәт һәм теләкләрнең чынга ашуы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International