27 декабрь-Россия Федерациясе коткаручылары көне

2019 елның 27 декабре, җомга

Россиядә коткаручылар көнен ГТХМ хезмәткәрләре 27 декабрьдә Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе коткаручылары көнен билгеләү турында»1995 елның 26 ноябрендәге 1306 номерлы Указы нигезендә бәйрәм итәләр. Россиянең беренче коткаручылар корпусы 1990 елның 27 декабрендә РСФСР Министрлар Советы карары белән оештырыла. 1991 елда корпус РСФСР гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты итеп үзгәртелә. Ә 1994 елда ГКЧ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына әверелде. 1992 елда 9 декабрьдә булачак коткаручыларны укытучы РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар саклау академиясе ачылды. Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы-С.К. Шойгу. Бүгенге көндә Россия коткаручылары Россия территориясендә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә үзләренең игелекле эшләрен башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International