"Бозда һәм суда сак булам"

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәрендә “Бозда һәм суда сак булам” рәсемнәр һәм видеороликлар республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Оештыручылар конкурста катнашучы барлык балаларга зур бәйрәм ясадылар :коткару эшләрендә кулланылучы махсус техника, кинологлар хезмәте, коткару кораллары  белән таныштырдылар. Шәмәрдән 1  “Әкият” балалар бакчасының уртанчы һәм олы  төркеменә йөрүче  балалар (җитәкчеләре - Садыйкова М.Н., Прокопьева З.Т.) видеороликлар конкурсының җиңүчесе дипломы белән  бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International