Юлбат "Ромашка" балалар бакчасында "Кыш" дип исемләнгән тематик атна узды. Барлык чаралар да бу темага багышланган иде. Бу чараларның бурычлары балаларның кышның төп билгеләрендәге белемнәрен системалаштыруга, кыш турындагы күзаллауларны гомумиләштерүгә юнәлтелгән иде. Тема буенча эшчәнлекнең төрле төрләрендә кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрелде: традицион булмаган "кар бөртекләре" элементлары белән аппликация; «Кышкы бизәкләр» рәсем ясау; «Кар төерчекләре» пластилинографиясе; «Кыш бизәкләре» традицион булмаган техниканы кулланып рәсем ясау . Балалар белән әңгәмәләр үткәрдек, иллюстрацияләр карадык, сезондагы үзгәрешләр белән таныштык, кышкы табигатьне күзәттек, кышкы хәрәкәтле уеннар өйрәндек .