«Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә белем бирү процессын оештыру» темасына республика семинары

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Саба районы  Байлар Сабасы ш.т.б.нең 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә белем бирү процессын оештыру» темасына республика семинары узды.  Семинарга педагогика фәннәре кандидаты, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең программаларны тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Латыйпова Рәсилә Илдус кызы һәм күренекле татар балалар шагыйрәсе, А. Алиш әдәби премиясе лауреаты Йолдыз Шәрәпова чакырылган иде. Семинар эшендә Арча, Теләче, Кукмара, Балтач һәм Саба балалар бакчалары педагоглары катнашты, алар анда «Балачак» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең методик эше белән таныштылар.  «Балачак» балалар бакчасы педагоглары тарафыннан сөйләм телен, рус телен, физик культураны үстерү буенча оештырылган белем бирү эшчәнлекләрен карадылар, шулай ук, психолог, логопед, «Клуб сәгате» технологиясе, авторлык эшләнмәләре һәм дидактик уеннар белән таныштылар. Семинарның икенче өлеше Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган иде. Балалар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Семинар ахырында Рәсилә Илдус кызы «Балачак» балалар бакчасының эшенә уңай бәя бирде һәм барлык катнашучыларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International