13нче декабрь көнне, Саба гимназиясе базасында, әти-әниләр комитеты өчен, Республика күләмендәге “Тату сыйныф серләре” конкурсының зона этабы үтте. Конкурс нигезләмәсе буенча Саба, Теләче, Балтач, Әтнә, Арча, Кукмара районнары әти-әниләре жюри игътибарына визит карточкасы, проект эше, күргәзмә тәкъдим иттеләр. Район данын Саба гимназиясе әти-әниләре комитеты яклады. Алар лаеклы рәвештә чыгыш ясадылар һәм җиңүче булдылар. Аларга республика этабында да уңышлар телибез.