Конкур буенча Мәскәү өлкәсе чемпионаты

2019 елның 13 декабре, җомга

2019 нчы елның 6-8 декабрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең КСК «Maxima Stables» спорт комплексында конкур буенча Мәскәү өлкәсе чемпионаты булып узды.

Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да катнашты һәм үзләренең нәтиҗәләре белән сөендерделәр. Һәр маршрутта 50гә якын иң яхшы парлар катнашты.

Баширова Ирина “Сабрина” атамалы атта “Дети” категориясендә  1 нче һәм 3 нче урынга лаек булды (тренеры Биганов А.А.)

Нуриева Диләрә “Лопинг” атамалы атта “Спортсмены-любители” категориясендә 2 нче урынны алды (тренеры Ахмитшина К.Н.).

“Сабантуй” спорт мәктәбе  тренеры Ахмитшина Кира “Эспри” атамалы атта “Молодые лошади” категориясендә 2 нче урынга чыкты.

Спортчыларыбызны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International