Бүген 12 декабрь көнне китап сөюче райондашларыбыз кабат әдәби кунакханәдә җыелды. Күпсанлы китап укучылар соравы буенча, очрашуга Рамиль хәзрәт Юныс чакырылган иде. Кунаклар аның кеше күңеленә үтеп керерлек сүзләрен тыңладылар, кызыклы һәм үтемле чыгышы белән хозурландылар.