“Йорт хайваннары һәм кошлары”

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Миңгәр “Сәйлән” балалар бакчасында “Йорт хайваннары һәм кошлары” темасына дәрес үткәрелде.

Максат:

1. Балаларның йорт хайваннарының яшәү рәвеше турында белемнәрен системалаштыру, аларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телендә активлаштыру, йорт хайваннары һәм кошларына карата ярату хисләре тәрбияләү.

Дәрес барышында балалар йорт хайваннары һәм кошларының  яшәү рәвеше белән таныштылар, ничек тәрбияләнүләрен, кеше  тормышына нинди файда китерүләрен  ачыкладылар. Төзеп кору дәресендә табигый материал- чыршы һәм нарат күркәсе, пластилин кулланып үрдәк ясалды.

Һәр бала үзләренең ишегалдында яшәгән йорт хайваны турында,аның исемен атап, кечкенә хикәя сөйләде.

Мәктәпкәчә әзерлек һәм олы төркем балалары, кечкенәләр төркеменә «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкияте буенча сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International