Шәүкәт Биктимеров исемендәге VIII Республика балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы

2019 елның 6 декабре, җомга

Балалар милли театр иҗатын үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2019 елның 5 декабрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге VIII Республика балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде.

15 нче октябрьдән 21 нче ноябрьгә кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 16 районнан  32 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 9 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады. Конкурсны оештыручылар һәм жюри аларга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үттеләр. Жюриның объектив фикере буенча, җиңүчеләргә  урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кечкенәләр төркеме (1-4 класслар):

1 урын – Саба районы Эзмә урта мәктәбенең “Халкымның күңел җәүһәрләре” театр берләшмәсе

2 урын – Балтач районы Балтач гимназиясенең “Хыялый тургай” театр  берләшмәсе

Уртанчылар төркеме (5-7 класслар):

1 урын – Саба районы Саба гимназиясенең “Яшь талантлар” театр берләшмәсе

2 урын – Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең “Өмет” театр берләшмәсе

3 урын – Саба районы Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче сәләтле балалар мәктәп – интернатының “Сәләтле балачак” театр берләшмәсе

3 урын - Кайбыч районы “Эко” мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Серле сәхнә” театр берләшмәсе

Зурлар төркеме (8-11 класслар):

1 урын - Саба районы Тимершык урта мәктәбенең “Яшьлек” театр берләшмәсе

2 урын –  Биектау районы “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Мирас” театр берләшмәсе

Иң төп приз - Гран-прига Казан шәһәренең Идел буе районы 16 нчы номерлы татар – инглиз гимназиясенең “Нур” театр берләшмәсе  лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International