«Матурлык иле – «Шатлык»

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрь көнне МБМУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы коллективы тарафыннан оештырылган “Матурлык иле  – “Шатлык”  исемле  концерт – тамаша булып узды. Концертта  икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр һәм  “Шатлык” балалар бакчасы хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Концерт күтәренке рухта үтте, тамашачылар алкышлары белән югары бәя бирделәр. Аерым рәхмәт сүзләрен Саба мәдәният бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Фидәил улы җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International