Атналык линейкада

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә атналык линейка үткәрелде. Линейка, гадәттәгечә, гимн белән башланып китте. Мәктәп буенча дежур сыйныфның отчетын тыңлаганнан соң, иң күңелле мизгелләр килеп җитте. 21 нче сентябрь көнне үткәрелгән “Татарстан кроссы- 2019” бәйгесендә җиңгән укучыларны  котларга Сатыш Җирле үзидарә советы рәисе Шафигуллин Фаил Фәһим улы килде. Ул ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлады һәм аларга акчалата бүләкләр белән грамоталар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International