“Гаилә һәм мәктәпнең нәтиҗәле хезмәттәшлек юллары” темасына районкүләм ата-аналар Форумы

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2нче декабрь көнне  Саба гимназиясе базасында, Мәгариф идарәсенең еллык планы нигезендә, “Гаилә һәм мәктәпнең нәтиҗәле хезмәттәшлек юллары” темасына районкүләм ата-аналар Форумы үткәрелде. Форумда район Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, район Прокуроры Абитов Зөфәр Мәүлит улы,  бүлек җитәкчеләре, мәктәп директорлары,  ата-аналар комитетлары, бәйге җиңүчеләре катнашты.

Форумга кадәр, октябрь-ноябрь айларында,мәгариф линиясе буенча 5 зонада,  ТАССРның 100еллыгына багышланган түбәндәге бәйгеләр уздырылган иде:

  1. “Тату сыйныф серләре”,
  2. "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп",
  3. “Без бергә” бәйгесенең “Иҗади гаилә” номинациясе.

Беренче өлеш әлеге бәйге җиңүчеләрен котлау формасында, икенче өлеш рәсми рәвештә чыгышлар тыңлау белән үтте.

Әти-әниләр белән район күләмендә очрашуның мондый формасы беренче мәртәбә үткәрелә. Форум дәвамлы һәм нәтиҗәле булыр дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International