Ел саен үткәрелүче «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурста Татарстан Республикасының 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты, шуларның 28 биш йөз мең күләмендәге грантка ия булды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы башлыгы Борһанов Рафис Тимерхан улы җиңүчеләрне бүләкләде. Грантка ия булучылар арасында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы "Шәмәрдән 1 нче “Әкият” балалар бакчасы" да бар. Балалар бакчасының педагогик коллективын зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга алга таба да уңышлар телибез!