«Балалар иҗат үзәге» нең еллык эш планы нигезендә 2019 елның 28 ноябрендә Саба муниципаль районы «Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем интернат-мәктәбе» базасында өстәмә белем бирү өлкәсендә «Педагогның һөнәри камилләшүе-өстәмә белем бирү системасында иҗат итүнең яңа офыклары» темасына район семинары узды.
Семинарда катнашучыларга мастер-класслар тәкъдим ителде.
Семинар үз эшен түгәрәк өстәл артында бүгенге чарага йомгак ясау һәм уку елының киләсе яртыеллыгына максатлар билгеләү белән тәмамланды.