“Минем кечкенә Ватаным”

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында “Минем кечкенә ватаным” темасына чара үткәрелде. Максат: балаларның үз ватаннары турындагы белемнәрен киңәйтү, туган җирләренең тарихын белүгә кызыксыну уяту, мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Балалар бу көнне авылыбызның истәлекле урыннары белән таныштылар, презентация карадылар, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар һәм авылыбыз турындагы җырларны башкардылар.

Һәр кеше үзенең туган җирен яратырга, хөрмәт итәргә, аның тарихын белергә тиеш.

Без үзебезнең авылыбызны, аның табигатен: елгаларын, урманнарын һәм болыннарын яратабыз. Бу дөньяда алардан да матур һәм якын бер нәрсә юк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International